Казандагы хезмәттәшебез — яшь журналист Юлай Низаев үзенең фотокүргәзмәсен оештырды
Башкалага киткәнче ул ут күрешләребез булган «Актаныш-информ» филиалында хезмәт куйды.
Бүгенге көндә Юлай Низаев Татарстан Фотографлар берлеге әгъзасы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты. 29 май көнне ул ТР Фотографлар берлеге офисында «Чәчү барышы һәм авыл объективта» дип аталган мини-фотокүргәзмәнең презентациясен уздырды.
—Әлеге мини-фотокүргәзмә игенчеләрнең һәм авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтенә багышлана. Аларның хезмәт сөючәнлеген һәм рекордлы уңышка омтылуларын данлый. Тәкъдим ителгән фотосурәтләр — төрле елларда ясалды. Командировкалар вакытында авыл хуҗалыгы үсеше һәм проблемалары темаларын яктыртып, үзләрен авылга һәм туган җиргә багышлаган ватандашларымның хезмәтен фотолар аша тарих битләренә теркәргә тырышам, — ди Юлай күргәзмәсе хакында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев