Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Хуҗәмәттә традицион көрәш турнирында РМЗ командасы җиңде

Әлеге турнирда 3 җыелма команда көч сынашты

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Хуҗәмәт РМЗ (генераль директоры – Хәнәфи Кәримов) тарафыннан үткәрелә торган традицион көрәш турниры быел 6 февральдә уздырылды.

Ярышта Минзәлә һәм Тукай районнарыннан яшь көрәшчеләр бил алышты. Шулай ук аерым “РМЗ” командасы да чыгыш ясады.

Турнирның баш хөкемдары Флүр Галиев хәбәр иткәнчә, 1 урынга “РМЗ” командасы чыкты, Тукай районы командасы 2 урында, Минзәлә районы командасы – 3 тә.

Шәхси нәтиҗәләрдә 22 кг үлчәм категориясендә 1 урынны Мөхәммәд Бикмөхәммәтов, 2 урынны Сөләйман Хәйбрахманов яулады (икесе дә РМЗ командасыннан).

25 кг үлчәмдә Хәким Нәбиуллин (РМЗ), Богдан Салимов (Минзәлә), Альмир Халимов призлы урыннарны бүлештеләр.

28 кг үлчәмдә Динар Мингалимов (Тукай) 1 нче урын яуласа, РМЗ командасыннан Абдулхалим Мухаметов 2 урында, Җәмил Нәбиуллин – 3 нчедә.

32 кг үлчәм категориясендә Йосыф Әмиров (РМЗ) 1 нче урында, Герман Салимов(Минзәлә районы) 2 урында, Йосыф Хәйретдинов (РМЗ) – 3 урында.

36 кг үлчәм категориясендә Абдулхаким Мухаметов (РМЗ) – 1 урын, Булат Гизатуллин – 2 урын, Данис Исламов – 3 урын.

40 кг категориядә Әмир Нигматуллин (РМЗ) 1 урын яулап, Рузил Сәйфуллин һәм Руслан Халимов 2-3 урыннарны бүлештеләр.

Җиңүчеләргә Хуҗәмәт РМЗ исеменнән кубоклар, грамоталар, медальләр, акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев