Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Квалификациясен күтәрә

Яшьләрнең күпчелеге, туган шәһәрендә үз белгечлеге буенча эш тапмагач, икътисадый кризисның чираттагы дулкынын кичеп, эшкә вахта ысулы белән Яр Чаллыга йөрергә мәҗбүр.

Виталий Федотов шундыйларның берсе. Шәһәрдәге 2 нче урта мәктәпне тәмамлагач, ПУ-52дә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Приморье өлкәсенең Хабаровск шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. 2007 нче елның март аенда "КамазМеталлургия" ААҖдә III разрядлы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Һөнәри училищеда белем алган, аерым алганда, үз белгечлеге буенча, эшче һөнәренең абруйлы булуына ул үз мисалында төшенгән. Виталий өчен ирешелгәннәр чик түгел, ул елдан-ел белемен арттыра. Курсларда квалификациясен күтәрә-күтәрә, ул III разрядтан V разрядка кадәр "үсте". Ул 1 нче энергоремонт цехында һава суыру вентиляциясе участогында хезмәт куя. Коллективта ул намуслы эшчеләрдән санала, җитәкчелек аның җаваплылыгын, кирәк икән, ял көннәрендә дә эшкә чыгарга әзер торуын уңай бәяли.
Бүгенге көндә Виталий әлеге системаны ремонтлау буенча эретеп ябыштыру эшләре алып бара. Ул үрнәк гаилә башлыгы, тормыш иптәше белән бер ул һәм кыз үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев