Латифа Сәлимова һәм Искәндәр Иванов «СОЗВЕЗДИЕ — ЙОЛДЫЗЛЫК» фестиваленең ярымфиналында чыгыш ясаячак
Актаныш авылында «СОЗВЕЗДИЕ — ЙОЛДЫЗЛЫК»XXV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы узды.
Минзәлә районыннан анда балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район мәдәният сараеның яшь йолдызчыклары чыгыш ясады.
Казанда узачак ярымфиналга безнең районнан 1 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булган Сәлимова Латифа һәм 3 нче дәрәҗә лауреат булган Иванов Искәндәр барачак.
Калган катнашучыларга исә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фотолар сәнгать мәктәбеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев