Аларга география буенча белемнәрен тикшерергә үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәм итте
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс студентлары районның үзәк китапханәсендә узган «Илләр буйлап сәяхәт» интеллектуаль-танып белү уенда катнаштылар.
— Уенда катнашучылар төрле илләрнең истәлекле урыннары, мәдәниятләрее һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Шулай ук балаларны төрле сынаулар көтте, анда алар үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, — дип хәбәр иттеләр әлеге чараны үткәргән китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Шакирова.
Нет комментариев