Минзәлә бадминтончылары 3 медаль яулады
Шуларның икесе — Әмир Ардыхановныкы
3-4 октябрьдә Казанда «Татарстан Республикасының Бадминтон өметләренең» 3 нче этабы узды.
Минзәлә районы «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлегеннән 6 спортчы катнашты.
Аларның дүртесе 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә ярышты: Әмир Ардыханов, Тимур Сәхабетдинов, Кира Юдина, Илона Букун. 11 яшькә кадәр: Сафина Хисамбиева, Азамат Сафин.
— Ике көн дәвамындагы киеренке һәм мавыктыргыч уеннардан соң Минзәлә спортчылары копилкасында өч медаль тупланды. Әмир Ардыхановта парлы ир-атлар разрядында «көмеш» һәм ялгыз ир-атлар разрядында «бронза». Кира Юдина хатын — кызлар арасында ялгыз разрядта «бронза» отты, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га тренер Игорь Ковальчук.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев