Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә чаңгычылары Татарстан Беренчелегендә катнаштылар

Ярышларга Татарстан Республикасының 18 районыннан барлыгы 160 спортчы килгән иде

Зәй районында 2007-08 елгы спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.


Минзәлә данын Анастасия Калинина, Даниил Буранов, Эдгар Юдин, Богдан Севастьянов, Рината Нәбиева, Алинә Хәмәтдинова, Самира Фатихова якладылар.

— Минзәлә команда зачетында 9 нчы урынны алды. Иң яхшы нәтиҗәне Анастасия Калинина күрсәтте, ул классик йөреш белән спринтта 7 нче урынны һәм 10 километр дистанциядә «коньковой йөреш» белән 11 нче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Анастасия үзеннән зурраклар белән ярышты, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгычылар бүлеге тренеры Антон Лаврентьев.


Фоторәсемнәр «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев