Минзәлә футболчылары Бөтенроссия фестивалендә кыю уен күрсәттеләр
«Олимп» уенчысы турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды
Самарада «Искра Поволжье 2024» Бөтенроссия футбол фестивале узды. Турнирда махсус этап аша үткән 12 команда гына катнашты. Алар арасында – Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбе командасы да бар иде. Сүз уңаеннан, Минзәлә командасы 2012/2013 елгы состав белән катнашкан ике команданың берсе иде. Шул ук вакытта вакытта турнирда катнашучыларның яшь төркеме – 2011 / 2012 елгы яшүсмерләр булды. Командалар 4 төркемгә бүленеп уйнадылар. Минзәлә футболчылары төркемдә 1 җиңү яуладылар һәм бер тапкыр җиңелделәр, әмма барыбер турнирның плэй-оффына чыктылар.
Чирекфиналда киеренке уен нәтиҗәсендә, көндәшләренә оттырдылар (исәп 8-5) һәм «Искра Поволжье 2024» кече кубогы турнирына эләктеләр, анда өченче урынны алдылар.
— Команда турнирны лаеклы уздырды дип саныйм. Көндәш командаларның тренерлары, шулай ук турнирны оештыручылар «Олимп» командасының уенын бик яратып кабул иттеләр һәм безнекеләр бер яшькә кечерәк булсалар да, кыю уен күрсәтүебезне билгеләп үттеләр. Ә безнең уенчы Дамир Нуриев турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды. Балалар турнирдан бик зур канәгатьлек, ә иң мөһиме — яхшы уен тәҗрибәсе һәм мондый дәрәҗәдә уйный алуыбызга ышаныч алдылар. Бары тик балаларга мөмкинлек бирергә кирәк, — дип «Минзәлә-информ» га хәбәр итте команда тренеры Рөстәм Саранов.
Тренер уенчыларның ата-аналарына Самарага барып кайтырга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук уеннар арасындагы ял вакытында балалар 2018 елгы Дөнья чемпионаты матчлары узган «Солидарность Самара Арена» стадионында экскурсиядә булдылар.
Фотолар «Олимп» спорт мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев