Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә футболчылары бөтенроссия турнирында беренче урын яуладылар

Ярыш Башкортостанда узды

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») 

Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең «Олимп» командасы (тренер — Рөстәм Саранов) балалар һәм яшүсмерләр арасында «Саузово» кубогына футбол буенча бөтенроссия турнирында катнашты. 
2012 елгы спортчылар арасында ярышлар Башкортостанның Саузово авылында узды. 

Футбол кырында минзәләлеләр үзләренең Татарстанның Түбән Кама, Әгерҗе, Башкортостанның Нефтекамск шәһәрләреннән яшьтәшләре белән очраштылар. Бер уенда да көндәшләргә җиңәргә мөмкинлек калдырмыйча, «Олимп» командасы барлыгы 15 очко туплады һәм 1 урын яулады. 

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел мини-футбол буенча Татарстан Беренчелегенә әзерлек кысаларында Минзәләдә турнир үткәрелде. Әлеге ярышта 2013 елгы «Олимп» командасы 3 урын яулады. 

Фото Минзәлә шәһәре «Олимп» спорт мәктәбе архивыннан.

Аскы рәт (сулдан уңга): Рүзәл Абдуллин, Динар Якиев, Дамир Закиров, Илнур Бәдретдинов, Самир Петров, Илназ Әхмәтшин (капкачы). 

Өске рәт: Владислав Гурьянов, Данил Камалетдинов, Глеб Козин, Әмир Минһаҗев (капкачы), Кирилл Наборщиков, Дамир Нуриев, Альмир Хәмитов, Рөстәм Саранов (тренер).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев