Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә футболчылары Татарстан беренчелегенә әзерләнә

Бу атнада күрше төбәккә дә барачаклар

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Узган якшәмбедә , 15 октябрьдә, Минзәләдә 2013 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. «Минзәлә» футбол манежы кырында «Олимп» (Минзәлә), «Иман» (Актаныш), «KIDS» (Яр Чаллы), «Лайк-1» (Яр Чаллы), «Лайк-2» (Яр Чаллы), «Орион» (Илеш районы, Башкортостан) командалары очрашты

— Бу ярышлар мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге алдыннан әзерлек-контроль турниры булды. Безнең команда яхшы нәтиҗә күрсәтте, без 3 нче урын яуладык. Республика ярышларында районыбызның намусын лаеклы якларбыз дип ышанам. Хәзерге вакытта тренировкалар дәвам итә, — дип хәбәр итте «Олимп» тренеры Рөстәм Саранов.

Татарстан Беренчелеге башланырга аз вакыт кала. Октябрь ахырында ук республика ярышларына 2008-2009 елгы егетләр барачак. Аннары чиратлап, 2010-11, 2012-13, 2014 елгы командалар да катнашачак.

Хәер, җомга көнне үк 2012 елдгы Минзәлә командасы Башкортстанга барачак. Футбол буенча турнирда алар Түбән Кама (Татарстан), Әгерҗе (Татарстан), Уфа (Башкортостан), Нефтекамск (Башкортостан), Лысково (Пермь крае) шәһәрләреннән яшьтәшләре белән ярышачак.

Ярышларның нәтиҗәләре турында без соңрак хәбәр итәчәкбез. Безнең белән калыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев