Минзәлә герчесе Дамир Зарипов Санкт-Петербургта ярышты
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә герчесе Дамир Зарипов Санкт-Петербургта ярышты

Ул беренче «унлык» ка керде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дамир Зарипов гер спорты буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Федераль масштабтагы ярышлар Санкт-Петербург шәһәрендә узды. 

— Дамир Татарстан җыелма командасы составында «озын цикл буенча ыргым» дисциплинасында чыгыш ясады һәм 9 нчы урынны алды, — дип хәбәр итте «Мензеля-информ» га аның тренеры Олег Петров.

Фотография Минзәлә шәһәре «Олимп» спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев