Россиядә 27 сентябрьдә тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә.
Интернатта яшәүче гимназия укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре тәрбияче хезмәтенә багышланган танып белү — уен программасы әзерләделәр. Чара үзәк китапханәнең уку залында үтте. Укучылар төрледән-төрле күңелле конкурсларда катнаштылар.
— Чара ахырында без балаларның әлеге бәйрәм, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә эшләүче кешеләрнең һөнәрләре турында белемнәрен гомумиләштердек, — дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар.
Нет комментариев