Минзәлә йөзүчеләре диңгез пехотасы ветераннарыннан призларына лаек булдылар
Муниципальара ярышлар узган атнада булды
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе командасы Яр Чаллы шәһәрендә йөзү буенча «Диңгез пехотасы ветераннары призына турнир» муниципальара ярышларында катнашты.
Тренер-укытучылар Наил Каюмов һәм Флүс Бәдриев кул астында шөгыльләнүче спортчылар Зәй, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән килгән көндәшләр белән ярыштылар.
Ярышлар йомгаклары буенча «Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр күпсанлы призлы урыннар яуладылар.
Зөләйха Нәбиева 100м һәм 200м (аркада) дистанцияләрендә 1 урын яулады.
Софья Каюмова — 1 урын — 200м.; 2 урын — 100м (ирекле стиль).
Кирилл Первак — 2 урын — 100м (аркада).
Ангелина Кудряшова 100м − 3 урын; 200м — 3 урын (комплекслы йөзү).
Дмитрий Шарапов 100 м; 200 м дистанцияләрендә (аркада)- 3 урын яулады.
Павел Ушаков һәм Әмир Зайкин 200 м һәм 100 м (баттерфляй) дистанцияләрдә 3 урынга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев