Минзәлә командасы Менделеевскта волейбол буенча турнирда бронза яулады
Ярышларга бару өчен Егор Юдин һәм Илгизәр Шагалиев ярдәм күрсәттеләр.
Менделеевск шәһәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Ачык Беренчелек узды. Ярышларда төрле шәһәрләрдән, шул исәптән Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә тренерлар В. Ф. Беспалов һәм Д. В. Вильданова кул астында тәрбияләнүче командалар катнашты.
Составына Шәмсуллина Диана, Фардиева Эльвина, Горячева Ариана, Вахрушева Дарья, Скрябина Яна, Скрябина Ева, Лебедева Ульяна, Калашникова Дарья һәм Асадуллина Таисия кергән Минзәлә командасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, мактаулы өченче урынны яулады. Команданың иң яхшы уенчысы итеп Скрябина Яна танылды.
Алдарак без Минзәлә командасының егетләр арасында волейбол буенча турнирда 3 урын яулавын хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев