Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә көрәшчеләре Чирмешәндә ике беренче урын яуладылар

Безнекеләр командасы — беренче өчлектә



Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Чирмешәндә дөнья чемпионы, 8 тапкыр Россия Федерациясе чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә көрәш буенча ярыш үткәрелде. Татарстан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән 150 яшь батыр бил алышкан ярышта Минзәлә командасы шактый уңышлы чыгыш ясады.

Рузил Вәлиев 60 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә (2009-2011 елгылар арасында), Радмир Факаев — 45 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә (2012-2014 елгылар) 1 нче урыннар яуладылар. Алар икесе дә Рәмзил Бәдриев кул астында «Минзәлә батыры» көрәш залында шөгыльләнәләр.

Гомуми команда зачетында Минзәлә районы командасы өченче урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев