Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә көрәшчеләре пьедесталга күтәрелде, ә тренер акчалата премия алды

Шулай ук бер спортчыны иң яхшы көрәш техникасы күрсәткән өчен бүләкләделәр.

Минзәләнең берьюлы 5 көрәшчесе Көрәш буенча «Профит» компанияләре төркеме призына үткәрелгән республика турниры призерлары булды. Ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә узды.

2010-2012 елларда туган катнашучылар арасында Артем Зәйниев 40 килограммга кадәр авырлыкта 1 урын, Ильяс Ингамов 45 килограммга кадәр 2 урын яулады. 2007-2009 елларда туганнар арасында Егор Юнзель 80 килограммга кадәр 2 урын, Рузил Вәлиев 65 килограммга кадәр 3 урын, Камил Сафин 80 килограммга кадәр 3 урын алды.

2012 елда туган тагын бер спортчы Радмир Факаев, җиңүчеләр белән бертигез йөрсә дә, пьедесталга күтәрелә алмады. Шулай да ул көрәшнең иң яхшы техникасын күрсәткән катнашучы дип танылдыһәм 1000 сум күләмендә акчалата премия ала. 

Ә Минзәлә көрәшчеләре тренеры Рәмзил Бәдриев иң яхшы тренер буларак 5000 сум күләмендә премия белән бүләкләнде.

— Ярышларга бару әти-әниләр ярдәмендә булды. Аларга балаларына ярышларга барырга ярдәм итүләре өчен, шулай ук Минзәлә АТП сына автобус биргән һәм исән-имин алып барып кайтканнары өчен зур рәхмәт, — дип билгеләп үтте Рәмзил Бәдриев.

«Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәш бүлеге командасы 21 көрәшчедән торды. Ярышларда Татарстанның 7 шәһәреннән һәм районыннан 2007-2009 һәм 2010-2012 елгы яшь категорияләрендә барлыгы 147 көрәшче катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев