Минзәлә районының 1 нче урта мәктәп һәм гимназия шахматчылары Бөтенроссия ярышларының республика этапларында катнашачак
Ике турнир да 2026 елның 24-28 февралендә Баулы шәһәрендә узачак.
«Минзәлә — шахмат территориясе» клубында Минзәлә районының гомуми белем бирү оешмалары арасында «Шахмат кыры-2026/ «Ак көймә-2026» Бөтенроссия турнирының муниципаль этабы узды.
Команда зачетында 1 нче урынны 1 нче урта мәктәп командасы алды (Даниил Чуркин, Самир Зәйнуллин, Ислам Минһаҗев, София Жирнова; тренер-педагог Ф.В. Ситдыйков).
2 нче урында 3 нче урта мәктәп (Ильяс Искәндәров, Ярослав Выборнов, Алан Бакиров, Ләйлә Искәндәрова; тренер-педагог Н.Н. Галләмова).
3 нче урында 2 нче урта мәктәп (Әмир Талипов, Марк Насыйров, Илназ Закиров, Софья Логинова; тренер-педагог З.Р. Вәлиуллина).
Шулай ук шәхси зачетта җиңүчеләр билгеләнде.
1 нче урта мәктәпнең җыелма командасы «Шахмат кыры-2026» ярышларының республика этабында катнашачак. «Дебют» турнирының республика этабына районнан гимназия командасы барачак.
Фотосурәтләр «Минзәлә — Шахмат территориясе» шахмат клубы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев