Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә шәһәре гимназиясе укучылары «Апуш» иҗади лагеренда ял итте

Быел Әтнә районы Каенсар урманнарында урнашкан «Апуш» студиясе җитәкчелегендә «Күзлек» балалар театр лабораториясе ачылды.

Анда 7-17 яшьтәге «Апуш» татар балалар театр студиясе һәм Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының театр студияләрендә шөгыльләнүче 117 бала катнашты. 15 көн дәвамында, 10 августан 25 августка кадәр, балалар театр сәнгате серләренә төшенделәр. Минзәлә гимназиясенең 5 укучысына: Адилә Миннемуллина, Азалия Апанаева, Искәндәр Иванов, Самат Батталов һәм Илмир Гаязовка «Апуш» иҗади лагерында ял итү бәхете елмайды.

2 атна дәвамында катнашучылар «Чулпан» балалар лагеренда яшәде. Лаборатория кысаларында алар төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә катнаштылар, көнгә 5 тапкыр тукландылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар, театр сәнгате серләренә тирәнтен төшенделәр. Аларга танылган артистлар мастер — класслар уздырды, театр дөньясы белән якыннан таныштырды. Бигрәк тә Нурбәк Батулла уздырган «Уй һәм тән иркенлеге» дигән мастер — класста балалар яратып фикер алыштылар. Ял итү дәверендә Туфан Миңнуллин әсәрләренә 4 эскиз әзерләделәр һәм аларны яклап чыктылар. Эскизларда мәхәббәт һәм нәфрәт кебек катлаулы хисләргә кыска һәм оста гына аңлатма бирделәр. 

25 август көнне, Г.Камал театрының яна бинасында, Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Күзлек» театраль лабораториясенең йомгаклау кичәсе узды. Төрле районнардан җыелган 4 баланы сайлап алып, аларга кичәне алып барырга мөмкинчелек тә бирелде. Алып баручылар арасында гимназия укучысы Адилә Миннемуллина да булды. Балалар, киләсе елга да «Апуш» лагерына бару теләге белән илһамланып, рухи байлык җыеп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев