Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Бөтенроссия урман конкурсының финалында катнашты

Нәтиҗәләр соңрак ясалачак

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Видеоконференция режимында «Подрост – 2023» Бөтенроссия урман конкурсының финал этабы узды, дип хәбәр итә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте. Россия Федерациясенең 49 төбәгеннән барлыгы 110 кеше катнашты, шул исәптән яшь татарстанлылар да.

Үз эшен Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7А сыйныф укучысы Нәргизә Зиязиева да тәкъдим итте.  Ул үзенең «Урман экосистемасында кырмыскаларның роле һәм популяцияләр динамикасы» проекты турында сөйләде.

Бөтенроссия юниорлар Урман конкурсы “Подрост” ел саен өч этапта үткәрелә: төбәк, федераль (читтән торып) һәм федераль (үзең барып).

Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Җиңүчеләрне «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе», «Проект-табигатьне саклау эшчәнлеге», «Һөнәри белем бирү оешмалары һәм урман хуҗалыгы профилендәге югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше» номинацияләрендә билгеләячәкләр. Педагоглар да катнаша торган “Мәктәп урманчылыклары эшчәнлекне программа-методик яктан тәэмин итү” номинациясе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев