Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә спортчылары МХО да катнашучыларның гаиләләренә кайткан гуманитар ярдәм бушатуда катнаштылар

Аларның эшләгәнен күреп, хәтта урамнан үтеп баручылар да кушылган

Шушы көннәрдә Минзәләгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә гуманитар ярдәм кайтты. Аны бушатырга ярдәмгә спортчылар килделәр.

— Гуманитар йөкне бушатуда спорт һәм яшьләр бүлеге, районыбызның спорт мәктәпләре хезмәткәрләре һәм укучылары, аерым алганда, көрәшчеләр бүлеге тәрбияләнүчеләре, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре катнаштылар. Әле хәтта безнең эшләгәнне күреп, урамнан үтеп баручы биш егет тә үзләре теләп безгә кушылдылар, — диде «Минзәлә — информ» га район спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин.

«Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәшчеләр бүлеге тренеры Рәмзил Бәдриев хәбәр иткәнчә, кайткан йөкне бушатуда 28 тәрбияләнүче катнашты. Солтановлар, Хәбибуллиннар, Кругловлар бөтен гаиләләре белән килгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев