Минзәлә спортчылары республика «Чаңгычылар кроссында» медальләр яуладылар
Әлеге ярышлар чаңгычы-узышчыларның җәйге чор әзерлекләренең соңгы этабы булып тора
Түбән Камада республика «Чаңгычылар кроссы» узды, анда Минзәлә данын «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады
— Безнең спортчылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Самира Фатыйхова − 2 урын, Роман Горностаев — 1 урын, Шамил Хаматдинов — 2 урын. Аларны яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз, укуда һәм спортта алга таба да уңышлар телибез!, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы узышлары бүлеге тренеры-укытучысы Антон Лаврентьев.
Минзәлә чаңгычыларыннан тыш, ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Алабуга шәһәрләре, Җәлил бистәсе, Балтач һәм Тукай районнарыннан барлыгы 187 спортчы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев