Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә спортчылары Тукай районы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

Турнирда Татарстан Республикасының 7 районыннан 80нән артык теннисчы катнашты.

Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре өстәл теннисы буенча Тукай районының ачык беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар Балаларны яклау көненә багышланган иде. 

— Амелия Ситдыйкова барлык яшьтәге кызлар арасында абсолют чемпион булып калды. Безнең команданың берьюлы өч катнашучысы — Нестор Калашников (2010-2012 елларда туучылар арасында катнашты), Екатерина Ханипова (2012-2013), Эльдан Фәхретдинов (2014 һәм кечерәкләр) 1 урыннар яуладылар. Тагын бер спортчыбыз, Элина Фәхретдинова (2012-2013), 2 урынга лаек булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га өстәл теннисы бүлеге тренеры Олег Ситдиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев