Минзәлә волейболчы кызлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр
Пляж волейболы буенча кызу көрәш Минзәләдә физкультурачылар көне кысаларында «Олимп» спорт мәктәбе стадионы янында барды.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Без 2008-2009 елгы яшь төркемендә җиңүчеләр Физкультурачы көне ачылуда бүләкләнде, дип язган идек инде.
Зурлар арасындагы уеннарны Минзәлә районының легендар волейбол тренерлары Виктор Беспалов һәм Владимир Ларин хөкем итте.
Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Карина Ларина, Елизавета Асадуллина, 2 урынны Александра Воронина, Анастасия Лаврентьева, 3 урынны Зарина Абударова, Наилә Хәмитова яулады.
Кече төркемдә җиңүчеләр кичә үк билгеләнде. 1 урынны Ульяна Лебедева һәм Яна Галимарданова, 2 урынны Дарья Калашникова һәм Яна Скрябина, 3 урынны Ева Скрябина һәм Тая Асадуллина алды.
Шулай ук турнир ябылуда Виктор Беспаловка махсус олимпиаданың республика Спартакиадасы кысаларында Минзәлә шәһәрендә узган уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә актив позициясе өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев