Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә «Әни өчен медаль» дигән хоккей турниры үткәрелде

Командалар кубоклар һәм медальләр, аерылып торган уенчылар шәхси призлар белән бүләкләнде


2023 елның 10-12 мартында «Юность» боз сараенда 2014 елгы яшь егетләр арасында «Әни өчен медаль» хоккей буенча ТР Минзәлә муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Анда алты команда катнашты:  Яр Чаллыдан «Челны-1»,  «Челны-2», «Челны-2015», Буадан "Арктика" Можга шәһәреннән «Медведи», Минзәлә шәһәреннән «Кречеты».

Тантаналы ачылышта яшь спортчыларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  җитәкчесе Фаяз Хизбуллин котлады. «Юность» боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов командаларга татлы призлар тапшырды.​ ​ ​

Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Можга шәһәренең «Медведи» командасы, 2 урынны Яр Чаллы шәһәренең «Челны – 2» командасы, 3 урынны Буа шәһәренең «Арктика » командасы алды.​ «Кречеты» командасының иң яхшы уенчысы дип 10 нчы номерлы Тимофей Панченко танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев