Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә бадминтон буенча беренчелек үткәрелде

Ярышлар 1 нче урта мәктәпнең спортзалында узды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Төрле яшь категорияләре арасындагы бадминтон буенча Минзәлә районы беренчелеге 2 көн дәвам итте. Бүген 2007-2008, 2009-2010 елда туганнар арасында ярыш булды. Әлеге турнирны тренер Игорь Ковальчук үткәрде.

Шәхси беренчелек өчен барган ярышларда нәтиҗәләр кызлар һәм малайлар арсындааерым ясалды.

2007-2008 елгылар арасына 1 урында Дамир Сәлимов, Диана Исакаева; 2 урында Динар Булатов, Юлия Казакова; 3 урында Вадим Артемьев, Егор Шабаршин, Варвара Ковальчук, Ксения Галиахметова.

2009-2010 елгы малайлар арасында 1 нче урында шулай ук Дамир Сәлимов — ул үзе теләп ике яшь категориясендә дә катнашты. Кызлар арасында 1 — Эмилия Данилова. Кичә үз яшь категориясендә — 2013 һәм кечерәкләр арасында 1 нче урын яулаган Әмир Ардыханов шулай ук 2009-2010 елгылар арасында 2 урын яулады. Кызлар арасында 2 урында —Милена Арзамасова. 3 урында Рахман Мифтахов, Константин Рубцов (малайлар), Александра Кольгина, Лия Ушакова (кызлар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев