Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә көрәш буенча Республика спартакиадасы башланды

Район данын ике команда яклый.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә педагогика көллиятенең спорт залында милли көрәш буенча республика ярышларына старт бирелде. Мәртәбәле турнир Татарстан республикасының һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында үткәрелә. 

Спортчыларны сәламләп, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов:

— Көрәш — ул милли традицияләребезне саклау, олыларны хөрмәт итү, яшьләргә дөрес тәрбия бирү кебек уңай төшенчәләрне үз эченә сыендыручы спорт төре. Бирегә килгән һәр көрәшчегә уңышлар телибез, — дип билгеләп үтте.

Әлеге ярышка килгән һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы хөкемдары Сергей Севодин Минзәлә районының көрәш буенча баш тренеры Рәмзил Бәдриевка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. 

Ачылыш тантанасы Минзәлә педагогика көллияте студентларының бию номерлары белән үрелеп барды.

Ярышларда республиканың 11 районыннан килгән 76 спортчы катнаша.

Минзәлә районы данын берьюлы ике команда — авыл хуҗалыгы техникумы һәм педагогика көллияте спортчылары яклый. Ярыш нәтиҗәләре бүген билгеле булачак, безнең белән бергә калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев