Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә мәктәп укучылары өчен Сабантуй мотивлары буенча бәйрәм үткәрделәр

Чара Дәвек, Урыс һәм Гөлек авылларыннан мәдәният хезмәткәрләре А.Ф. Шәйхетдинова, Ф. М. Габдуллина һәм И. Г. Галиуллина катнашында узды.

Минзәлә шәһәренең 2нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары өчен «Сабантуй» бәйрәме оештырылды, ул Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында узды.

Бәйрәм башында балаларга иң яраткан һәм үзенчәлекле татар бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.
Шуннан соң укучылар «капчык киеп йөгерү», «йомырка салынган кашык кабып йөгерү», «чүлмәк вату», «көянтә һәм чиләкләр белән йөгерү», «таяк тартышу» кебек традицион уеннарда һәм ярышларда дәртләнеп катнаштылар.

— Һәр конкурста катнашкан өчен балалар татлы призлар алдылар, бу чарага тагын да күңелле төсмер өстәде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев