Минзәләдә пляж волейболы буенча Беренчелек узды
Ярышлар ике бәйрәм датасына багышланган иде
Минзәләдә пляж волейболы буенча «Юбилейный» спорт мәктәбе беренчелеге үткәрелде. Ярышларда тренерлар В. Ф. Беспалов һәм В. А. Ларин кул астында шөгыльләнүче спортчылар катнашты.
Беренчелек 7 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья волейбол көненә һәм 8 июльдә бәйрәм ителә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
1 урынны Яна Скрябина һәм Ульяна Лебедева; 2 урынны — Ариана Горячева һәм Ева Скрябина; 3 урынны — Таисия Асадуллина һәм Дарья Калашникова алды.
Фотосурәтләр «Спортивная Школа-Юбилейный» ВК бергәлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев