Минзәләдә татар бизәкләре буенча мастер-класс үткәрделәр
Үзләренең тәҗрибәләре белән Югары Тәкермән осталары уртаклаштылар
Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында Минзәлә педагогия көллияте студентлары һәм гимназия укучылары өчен «татар бизәкләре, татар орнаменты» мастер—классы узды.
Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова балаларга Минзәлә районында нинди халыклар яши һәм мәдәни мирас йорты каршында эшчәнлек алып баручы милли-мәдәни җәмгыятьләр турында сөйләде.
Бу мастер-классны уздыру өчен Югары Тәкермән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган иде. Миләүшә Сәхапова балаларга чигү серләрен ачты һәм алар белән бергә тамбур чигүе ясап карады. Алинә Якиева балаларга милли атрибут — изү ясау ысулы һәм тукымага татар бизәге төшерү буенча мастер — класс күрсәтте. Балалар зур кызыксыну һәм теләк белән катнаштылар!
Алинә Якиева (Югары Тәкермән мәдәният йорты директоры):
— Безне бу мастер-классны уздырырга чакыруларына бик шатбыз. Вакыт сизелми үтте! Безнең төп бурыч — балаларны гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә өйрәтү. Без үзебездә булган мәгълүматларны, белемнәрне алга таба тапшырганда гына, безнең мирас сакланачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев