Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә татар традицион бизәкләренә багышланган чаралар циклы узды

Мастер-класслар күңелле иҗади атмосферада үткәрелделәр

Мәдәни мирас йортында татар мәдәнияте һәм милли бизәкләр буенча Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар циклы узды.

1нче, 2нче, 3нче мәктәп укучылары өчен халык иҗатын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлдерелгән мастер-класслар оештырылды.

Гөлназ Сизова, мәдәни мирас йорты мөдире:

— Мастер-класс барышында балалар бизәк сәнгате тарихы белән таныштылар, бизәкләр ясауның төрле техникасы һәм аларның символикасы турында белделәр. Укучылар үзләренең сәнгать проектлары өстендә мавыгып эшләделәр, ә чара азагында һәркем үз куллары белән ясалган бизәкне өенә алып кайта алды. Шәһәр мәктәпләренә безнең чарага килгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез.

Чаралар Айгөл Кәбирова һәм Динара Гарипова башкаруында татар телендә җырлар белән үрелеп барды. Балалар үзләре дә шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясадылар.

Мастер-класслар азагында хуш исле үләннәр белән чәй эчү оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев