Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә волейбол буенча яңа ел турниры узды

Ярышларда катнашучыларның барысы да «Юбилейный» спорт мәктәбеннән татлы призлар алды.

«Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт залында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк шәһәр һәм район урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командалары арасында волейбол буенча Беренчелек узды. Ярыш яңа 2024 ел бәйрәменә багышланган иде. Ярышларда 5 команда катнашты: 1 нче урта мәктәп, 2 нче урта мәктәп, 3 нче урта мәктәп, Коноваловка урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Юбилейный» спорт мәктәбе. 

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын — 2 нче урта мәктәп;

2 урын — 1 нче урта мәктәп;

3 урын — «Юбилейный» спорт мәктәбе. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев