Минзәләдә волейбол буенча төбәкара турнир узды
Татарстан һәм Удмуртиядән командалар катнашты
«Юбилейный» спорт мәктәбендә "Минзәлә-Сервис«ҖЧҖ призларына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча төбәкара турнир узды.
Ярышларда 4 команда катнашты: Алнаши (Удмуртия Республикасы), Менделеевск шәһәре, Минзәлә шәһәре һәм Мөслим районы.
1 нче урынны — Менделеевск, 2 нче урынны — Минзәлә, 3 нче урынны Мөслим районыннан командалар алдылар.
Иң яхшы уенчылар булып Ариана Горячева (Минзәлә), Эвелина Гыйльманова (Менделеевск), Лиана Хафизова (Мөслим) һәм Екатерина Баранова (Алнашы) танылды.
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга «Минзәлә-Сервис» ҖЧҖ генераль директоры Егор Юдиннан медальләр, грамоталар, дипломнар, кубоклар һәм акчалата призлар тапшырылды.
Фоторәсемнәр Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев