Минзәләдән барлык катнашучылар да гер буенча халыкара ярышларда призер булдылар
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда гер спорты буенча «Николай Жеребцов Мемориалы» халыкара ярышлары узды.
Минзәләдән әлеге ярышларда «Олимп» спорт мәктәбеннән биш яшь атлет катнашты.
— 58 кг га кадәр Андрей Адрианов 3 нче, 63 кг га кадәр Равил Кашапов 2 нче урынны алды. 68 кг га кадәр Дамир Зарипов җиңүче булды, Арсений Лесков шул ук категориядә икенче булды. 73 кг авырлыкта Рүзәл Сәхибетдинов 3 нче урынны алды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га тренер Олег Петров.
Ярышларга барганда Минзәлә спортчыларына матди ярдәмне Ринат Маулин күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев