Минзәләнең иң яхшы футболчылары 1 нче мәктәптә укыйлар
Ике көн дәвамында район мәктәпләре арасында уеннар узды
«Минзәлә» футбол манежында «Балалар иҗаты йорты» МБУДО, «яшьләр бүлеге» МКУ оешмасы тарафыннан 2024-2025 елгы сезонның мәктәп футбол лигасының муниципаль этабы уздырылды.
7 апрель көнне 2011-2012 елгы яшүсмерләр уйнады. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — 1 нче мәктәп
2 урын − 3 нче урта мәктәп
3 урын — 2 нче урта мәктәп
Командаларның гомуми саны — 7.
8 апрель көнне 2012-2013 елгы яшүсмерләр уйнады. Урыннар түбәндәгечә:
1 урын — 1 нче урта мәктәп
2 урын — Кадет интернат-мәктәбе
3 урын — 2 нче урта мәктәп
Командаларның гомуми саны — 6.
Барлык командалар да РФС та (Россия Футбол Союзында) теркәлү узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев