Минзәләнең Шахмат Короле һәм Королевасы билгеле булдылар
Мактаулы исемнәр өчен 10 малай һәм 10 кыз көч сынашты
2007 елда туган һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Минзәлә районының Алтынчы чемпионаты нәтиҗәләре билгеле булды. Ярышлар Балалар иҗат йортында узды.
— Чемпионат ике турнирдан торды, аларда алдан сайлап алынган 10 малай һәм 10 кыз катнашты, — дип хәбәр итә турнирны оештыручы, шахмат буенча тренер Азат Шагалиев.
Малайлар арасында «Король — 2024» исемен Алик Атласов (2 нче урта мәктәп) алды, ул өч тапкыр район чемпионы булды.
Икенче урында — Даниил Чуркин (1 нче урта мәктәп), өченче урында — Әмир Талипов (2 нче урта мәктәп).
Кызлар арасында Айгөл Әхмәтова (Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе) «Королева — 2024» булды. Икенче урынны — Виолетта Грядюшкина (2 нче урта мәктәп), өченче урынны Ләйлә Искәндәрова (3 нче урта мәктәп) алды.
Турнирны уздыруда Тулбай авылыннан эшмәкәр И. Загиев, «ДДТ» МБУДБО йөзендә мәгариф бүлеге һәм "LIFE-POSTER. RU«ярдәм күрсәттеләр.
Фотосурәтләр ВКонтактедагы МБУДО «ДДТ»| ШК: «Мензелинск — Территория Шахмат» төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев