Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында цифрлаштыру буенча семинар узды

Семинар эше урындагы һәм читтән торып үткәрелгән этапны үз эченә алды

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”) Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында «Цифрлаштыру - урта һөнәри белем бирүнең яңа чынбарлыгы: теория һәм практика» республика семинар - практикумы узды.

- Республиканың 28 уку йортыннан 42 заявка керде. Әлеге этапта Баулы аграр көллиятеннән, Лениногорск нефть техникумыннан, Лениногорск политехник көллиятеннән, Яр Чаллы политехника көллиятеннән, Яр Чаллы шәһәренең Поташов исемендәге техник көллиятеннән, Түбән Кама политехника көллиятеннән, Саба аграр көллиятеннән, Минзәлә педагогика көллиятеннән укытучылар катнашты, - дип хәбәр итәләр авыл хуҗалыгы техникумыннан.

Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Э.Ш. Фаттахова чыгыш ясады, техникумның уку эшләре буенча директор урынбасары Г. И. Ражапова «Цифрлаштыру - урта һөнәри белем бирүнең яңа чынбарлыгы» дигән доклад тәкъдим итте, 2 нче урта мәктәпне мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары И. Р. Муллин Минзәлә муниципаль районы мәгариф учреждениеләрен цифрлаштыру өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Семинарның практик өлеше ике секция буенча узды, анда авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары Л.И. Камашева, А. А. Нигъмәтуллина, Б.И. Хәмидуллин, А.М. Муллагалиева, А.Ф. Шакирҗанованың мастер-класслары күрсәтелде. Семинар кунаклары шулай ук чыгышлар һәм мастер-класслар юлы белән цифрлы белем бирү технологияләрен куллануда үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев