Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә көрәш турниры үткәрделәр

"Юбилейный" спорт мәктәбендә 2009-2012 елларда туган малайлар арасында көрәш буенча Беренчелек үтте

(Минзәлә, "Минзәлә-информ")
Ярышлар 6 авырлык категориясендә узды. Анда гимназия, 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәп, Хуҗәмәт, Урыс, Калтак, Аю, кадет интернат-мәктәбе һәм 6 нчы мәктәп-интернаты укучылары катнашты.
 Ачылышта катнашкан Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәр яшь көрәшчегә яңа ел бүләкләре тапшырды.
Команда беренчелегендә 1 урынны Хуҗәмәт авылы көрәшчеләре яулады, 2 урынны гимназия, 3 урынны 1 нче урта мәктәп спортчылары яулады.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар "Юбилейный" спорт мәктәбе грамоталары һәм медальләре, шулай ук акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев