Минзәләдән Илсинә һәм Энҗе гаиләләре белән “Нечкәбил” конкурсында катнаша
"Ныклы гаилә" һәм "Россиягә һәрбер бала кирәкле" гомумфедераль проектлары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе ярдәме белән унынчы тапкыр "Нечкәбил" республикакүләм конкурсы узачак. Июнь аенда районнарда сайлап алу турлары узды, ә "Нечкәбилнең гаилә бәйрәме" баш астында гаиләләр фестивален уздыру сентябрьгә планлаштырыла, конкурс нәтиҗәләре...
"Ныклы гаилә" һәм "Россиягә һәрбер бала кирәкле" гомумфедераль проектлары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе ярдәме белән унынчы тапкыр "Нечкәбил" республикакүләм конкурсы узачак.
Июнь аенда районнарда сайлап алу турлары узды, ә "Нечкәбилнең гаилә бәйрәме" баш астында гаиләләр фестивален уздыру сентябрьгә планлаштырыла, конкурс нәтиҗәләре ноябрьдә Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында ясалачак.
Минзәлә районы ныклы гаиләләре булган сәләтле, тырыш, гүзәл хатын-кызларга бай. Гаиләләрдә ата-баба, милли традицияләр, рухи һәм мәдәни байлыклар, нәсел тарихы һәм буыннар чылбыры саклана. Әлеге конкурста беренче тапкыр безнең район хатын-кызлары да катнашачак. 2 нче санлы балалар бакчасы мөдире Энҗе Усманова - "Приказга кадәр 100 көн", Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Илсинә Миңнемуллина "Театр көне" исемле гаилә бәйрәмнәре презентацияләрен жюрига тәкъдим итәчәк.
Зона турлары дүрт үзәктә уза, безнең район вәкилләре Алабугага барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев