Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

«Олимп» командасының 2015 нче елгылар составы зона этабында 2 урынны яулады

Уеннар ике этапта узды

Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбенең футбол бүлегендә тәрбияләнүчеләр (тренерлары — Рөстәм Саранов) 2015 елда туганнар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабында катнаштылар.

Уеннар Актанышта һәм Әгерҗедә узды. Киеренке матчлар йомгаклары буенча зона этабында 1 нче урынны — «Иман» (Актаныш) командасы, 2 нче урынны «Олимп» (Минзәлә) командасы алды. 3 һәм 4 урыннарны «Локомотив» (Әгерҗе) һәм «Иман-2» (Актаныш) командалары бүлеште.

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, 2013 елгы «Олимп» командасы үз яшь категориясендә 1 урынны алды һәм беренчелекнең август аенда узачак финал өлешенә чыкты.
Шулай ук 2013 елгы команда Казанда уза торган «Күн туп» турниры финалында катнаша. Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез. Безнең белән калыгыз.

Фотолар Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев