Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Олимпия уеннары призеры Минзәләдә мастер-класс үткәрде

Уникаль очрашу узган ялларда булды

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

«Юбилейный» спорт мәктәбендә Россия йөзүчесе Александр Красныхның мастер-классы узды.

Бөгелмәдә туган Александр — 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы, дөнья чемпионатлары призеры, Европа чемпионатлары чемпионы һәм призеры, Россия чемпионы, Россиянең Атказанган спорт мастеры.

— Мастер-класс спортчыларны һәм тренерларны йөзү вакытында тәнне дөрес итеп хәрәкәтләндерү серләренә өйрәтүгә юнәлтелгән иде. Бассейнда суда йөзүнең иң мөһим элементлары башкарылды, хаталар төзәтелде. Коры залда Александр гимнастик күнегүләр күрсәтте, һәр мускул һәм аның эше турында сөйләде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин.

Шулай ук яшь йөзүчеләр Александрның Бөгелмә бассейныннан башлап Олимпия уеннарына кадәр нинди юл үткәне турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу автограф-сессия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев