Һәр көнне безнең сайтта - районыбызның бер чыгарылыш сыйныфы
Быел 123 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Балалар җаваплы, катлаулы адым - олы тормыш юлына аяк басу алдында. Мәктәп еллары матур бер хатирә булып безне гомер буена озатып бара, безгә белем биргән укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз ничек онытылсын соң. Шушы уңайдан "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә үзенчәлекле бүләк әзерләргә булды: фотохәбәрчебез...
Быел 123 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Балалар җаваплы, катлаулы адым - олы тормыш юлына аяк басу алдында.
Мәктәп еллары матур бер хатирә булып безне гомер буена озатып бара, безгә белем биргән укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз ничек онытылсын соң. Шушы уңайдан "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә үзенчәлекле бүләк әзерләргә булды: фотохәбәрчебез шәһәрдәге һәм авыллардагы быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын фотога төшереп алды. Аларны көн саен берәм-берәм үзебезнең сайтта биреп барачакбыз. Безнең сайтта урнаштырылган шушы фотоларга караган саен мәктәпне тәмамлаучы укучылар, аларның ата-аналары, якыннары күңелендә шушы мизгелләр яңарып торыр, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алырлар дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев