Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Романтикалы бәйрәм

14 февральдә Изге Гашыйклар көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне гашыйк булучылар бүләкләр бирешәләр, йөрәк формасындагы сувенирлар, котлаулар җибәрәләр, яшерен рәвештә үзләренең яртыларына валентинкалар ташлыйлар. Сезнең өчен бу бәйрәм әһәмиятлеме, без моны минзәләлеләрдән белештек: Рамилә Фазлыева, тәрбияче: -Бу романтикалы бәйрәм. Ул булганга мин бик шатмын. Сөйгәнең белән бергә калырга артык сәбәп...

14 февральдә Изге Гашыйклар көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне гашыйк булучылар бүләкләр бирешәләр, йөрәк формасындагы сувенирлар, котлаулар җибәрәләр, яшерен рәвештә үзләренең яртыларына валентинкалар ташлыйлар. Сезнең өчен бу бәйрәм әһәмиятлеме, без моны минзәләлеләрдән белештек:

Рамилә Фазлыева, тәрбияче:

-Бу романтикалы бәйрәм. Ул булганга мин бик шатмын. Сөйгәнең белән бергә калырга артык сәбәп бит. Хәзер минем өчен мәхәббәт тормышта зур әһәмияткә ия. Ул хисләр беркайчан да китмәсен иде.

Ольга Сәмигуллина, укытучы:

-Бу бәйрәмнең тарихы бик кызыклы һәм тирән. Бәйрәм мәхәббәткә бөек хискә. Багышланган. Шуңа ошаган бәйрәм бар инде, 7 июль Иван Купала , бу бәйрәмнәр арасында охшашлыклар бар. Хәзер 14 февральдә бөтенесе агымга ияреп, сөйгәннәренә йөрәк формасындагы открыткалар, чәчәкләр, шоколад бүләк итәләр. Әйе, нинди аерма булсын инде, бернинди традицияләр сакларга кирәкми, хисләреңне белдерергә бернинди чикләр дә булмаска тиеш, аның өчен билгеле дата булуы кирәк түгел.

Дамир Гайнуллин, төзүче:

-14 нче февраль яшькә карамый торган, һәркем өчен үзенчәлекле бәйрәм. Гашыйклар көнендә бөтенесе хисләре белән бүлешә, мәхәббәтләрен аңлаталар, бер-берсенә җылы һәм шатлык бүләк итәләр. Озак мөнәсәбәтләр өчен-бу үзеңнең хисләреңне ныгытырга бик әйбәт момент. Кемдер өчен яңа мәхәббәт булдыру мөмкинлеге һәм хыялларны чынга ашыру

Алена Гыйләҗева, бухгалтер:

-Хеллоуин бәйрәмен кабул итмәсәм дә, гашыйклар көне минем өчен алынма булсада иң позитив бәйрәм.. Бу бик романтикалы, матур, шәмнәр янында кичке аш, бүләкләр, хисләреңне яңартырга була. Күңелле әйберне акчасыз, бернинди чыгымнарсыз да эшләргә була, мәсәлән, үз кулларың белән открытка ясарга була. Гомумән алганда, сиңа мәхәббәт турында әйтәләр икән, бу бик шәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев