Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Россия Студентлар отрядлары вәкилләре Минзәлә урта махсус белем бирү учреждениеләре укучылары белән очрашты

10 мартта узган очрашуда районда студотрядлар штабы булдыру турында фикер алыштылар

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Татарстан Республикасында Россия студентлар отрядларының путина юнәлеше вәкилләре –  Идел буе федераль округының путина юнәлеше җитәкчесе Ләйсән Камбеева һәм "Адмирал" отрядының мастер - методисты Идел буе федераль округының путина юнәлеше кураторы ярдәмчесе Сөмбел Латыйпова урта махсус уку йортлары: Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә медицина училищесы студентлары белән очраштылар.

Алар балаларга Камчатка краеның балык эшкәртү заводлары базасында «РСО» МООО Татарстан төбәк бүлекчәсенең хезмәт проекты турында сөйләделәр. Аларда эш балык, икра, кысла һәм моллюскларны эшкәртү һәм консервлауны үз эченә ала. Эш белән беррәттән, студентлар өчен төрле кызыклы  чаралар да үткәрелә. Димәк, вакыт кызыклы да, файдалы да үтә.

Сөмбел Латыйпова:

- Мин Минзәлә районында туып үскәнгә күрә, биредә студентлар отрядлары штаб булдыру турында күптән хыяллана идем. Чөнки штаб булдыру студентларга үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак. Әлеге идеяне укытучылар, студентлар  бик җылы кабул иттеләр. Боз урыныннан кузгалды. Бу һәркем өчен кызыклы тәҗрибә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев