Минзәлә көрәшчеләре районара ярышларда катнашты
Мөслим авылында көрәшче Илдар Мөдәрис улы Шәймиев истәлегенә багышланган 2010-2011, 2012-2013 һәм 2014 елларда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында «көрәш» буенча районара ярышлар узды.
Минзәлә районыннан «Юбилейный» спорт мәктәбе тренер-укытучылары Рәмзил Бәдриев һәм Фәнияр Гәрәев чыгыш ясады.
Радмир Факаев 55 кг га кадәр 1 урын алды (2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында); Владислав Асманов — 45 кг га кадәр 2 урын (2014 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында); Роман Сәлимов — 26 кг га кадәр 2 урын (2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында); Ильяс Ингамов — 50 кг га кадәр 3 урын ( 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында); Артем Зәйниев — 55 кг га кадәр 4 урын (2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында); Виталий Кириллов — 36 кг га кадәр 4 урын (2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында).
Ростислав Юнзель «Иң яшь көрәшче» номинациясендә 5000 сум күләмендә акчалата бүләк алды.
Ярышларда Актаныш, Мөслим, Нурлат, Азнакай, Минзәлә һәм Әлмәт районнарыннан 110 көрәшче катнашты.
Нет комментариев