Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Сәнгать һәм медицинаны үз иткән талант иясе

Тумышы белән Зәйдән булса да, Геннадий Умнов “Минзәлә ул минем шәһәр”, ди.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Медицина училищесының 3 курсында белем алучы әлеге киңкырлы талант иясе районыбызның мәдәният дөньясында үз урынын табырга өлгерде. Иң мөһиме, Геннадий үзенең табигатьтән булган шигърияткә һәм җыр, артистлыкка сәләтен нәкъ Минзәләдә ача.

Геннадийны мин көчле рухлы егет дияр идем. Кечкенәдән үк сәламәтлеге белән бәйле проблемалар булса да, ул бар ихтыяр көчен тормышта үзенә юл табуга юнәлтә. Безнең редакциягә килгәч тә, интервью вакытында да югалып калмый, бар сорауга да төгәл һәм туры итеп җавап бирде.

Аның бер генә сораудан да читенсенмәвен күргәч: “Сәламәтлеген белән проблемалар сиңа тормышта комачауламыймы соң?”, - дип сорарга җөрьәт итәм. “Юк, иң мөһиме төшенкелеккә бирешмәскә, ничек тә тырышырга кирәк”, ди ул. Кечкенәдән үк хастаханәнең нәрсә икәнен белеп үсү анда үзендә дә кешеләргә ярдәмгә килү теләген уята. 9 сыйныфта укып чыккач Минзәлә медучилищесына “сестринское дело” белгечлеге буенча укырга керә. Монда укытучылар белән дә, курсташлары белән дә тиз уртак тел табып, дуслашып китә ул.

Ни хикмәт, профиле буенча мәдәни уку йорты булмаса да, райондашларыбыз медицина училищесы студентларының концертларын аеруча нык яраталар. Ничә кешедән “профессиональ артистларга карата да яхшырак чыгыш ясыйлар”, дигән бәяләмә ишеткән бар. Геннадийның сәхнәгә күтәрелүендә дә аның медучилищеда укуы зур роль уйный.

Геннадий беренче курста укыганда, медицина училищесы укучыларын чираттагы концертка әзерләргә дип, районыбызның легендар мәдәният әһеле Ирина Моряхина килә. Бер төркем студентларны хор белән җырлатып карагач, ул Генаның талантлы булуын күреп ала һәм аны алгы рәткә бастыра. Концертны уңышлы үткәргәч талантлы егетне мәдәният сараена занятиеләргә чакыра.  Ирина Моряхинадан соң Ольга Комиссарова кул астында шөгыльләнә. Бүгенге көндә Геннадийның “фишкасы” – ул узган гасырның 80-90 еллар хитларын, аеруча “Ласковый май” җырларын бик оста итеп башкара. Шуның өчен тамашачылар арасында хәтта “Минзәләнең Юра Шатуновы” дип таныла башлады. “Ә ни өчен сезнең буын өчен бигрәк “борынгы” булып тоелучы җырларны башкарасың?”, дигән соравым белән үпкәләттем сыман да хәтта. “Мин принципиаль рәвештә яңа заманча җырларны башкармыйм. Чөнки җыр ул күңелгә  үтеп керергә тиеш. Элеккегерәк җырлар нәкъ менә шундый”, ди ул.

“Беренче чыгышың нык дулкынландыргыч булгандыр, гомумән,дулкынлану хисен ничек җиңәсен?”, дип кызыксынам. “Алай махсус күнекмәләр юк. Тирән итеп сулыш алам, сәхнәгә чыгып җырымны башкарам һәм матур итеп кенә чыгып китәм”, ди.

Әле Геннадийның тагын бер таланты бар – ул оста шагыйрь дә бит. Шигырь язуын да медицина училищесының 1 курсында башлый. Узган ел үзәк китапханәдәге чараларының берсендә “Сибелә чәчәк” әдәби-иҗади берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова белән таныша. Аның ярдәме белән Генаның шигырьләре “Минзәлә” район газетасы битләрендә дә басылып чыкты.

- Шигърият минем өчен бик җитди әйбер ул. Шигырьләр аша мин гади сөйләшүдә әйтәлмәгән сүземне туры итеп, нәрсәнедер яшермичә яки йомшартмыйча җиткерәм. Янәшәмдәге кешеләргә карата багышлап та шигырьләр язам. Әмма моның өчен я кешедә миңа ошаган бер сыйфат, я үзем дә сүзләр белән аңлатып бетерәлмәслек бер этәргеч булырга тиеш. Мәсәлән, бергә укыган дусларым, группадашларымның барысына да диярлек багышлап шигырьләр яздым. Әмма нык якын дустым булган бер кыз: “бер миңа гына багышлап язмадың”, ди. Ә мин аңлата да алмыйм, язалмыйм шигырьне һәм бетте шуның белән, - дип үз иҗаты белән таныштыра ул. Җырлар өчен сүзләр дә иҗат итә.

 Геннадийның сеңлесе, Влада да гитарада уйный. Көйләр иҗат итә. “Бер тапкыр шулай танышыбыз турында икәүләшеп җыр яздык һәм аны башкарган видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырдык. Барысы да бик ошатты, хәзер гаилә бәйрәме дә безнең икебезнең җырлаудан башка узмый”, ди Гена.

“Сәхнә, гомумән, иҗат үзенә ныграк тарта, шулай да киләчәктә Ульяновскта медицина өлкәсендә белемемне дәвам итәргә, реабилитологка укырга планлаштырам. Икесе бөтенләй ике төрле, үзара кисешми торган юнәлеш булса да, мин аларның икесен дә бик теләп алып барам. Минзәләне нык яраттым. Минем талантларымны ачарга, үстерергә ярдәм иткән өчен, медицина училищесына, мәдәният сараена, гомумән, шушы шәһәргә бик рәхмәтлемен”, - ди Геннадий Умнов. Ул әле медицина училищесы командасы составында районда үткәрелүче КВН уеннарында катнаша.

Безнең өстәмә

Редакциядә кунакта булганда Геннадий Умнов Юрий Шатуновның үлмәс хиты – “Детство” җырын башкарды. Әлеге видеоны безнең “Мензелинск news - Мензеля онлайн” ВК төркемендә әлеге мәкалә язылган вакытта 3 меңләп кеше карады, яшь җырчыга яңа иҗади уңышлар теләп комментарийлар калдыручылар да булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев