Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Соңгы сулыш.

Чиста, якты, тыныч палатада Аңсыз ята яшь бер ир бала. Аппаратның зәңгәр экранында Әкрен генә пульс эз сала. Унҗиденче язын ул чыга, Ник сулышын бик авыр ала? Шушы соңгы авыр сулышында Сөю белән үлем очраша. Шул көчләрнең ярсу көрәше Чагылып үтә егет йөзендә. Күз ачарга, яшәргә өмете Үлем артыннан упкынга...

Чиста, якты, тыныч палатада

Аңсыз ята яшь бер ир бала.

Аппаратның зәңгәр экранында

Әкрен генә пульс эз сала.

Унҗиденче язын ул чыга,

Ник сулышын бик авыр ала?

Шушы соңгы авыр сулышында

Сөю белән үлем очраша.

Шул көчләрнең ярсу көрәше

Чагылып үтә егет йөзендә.

Күз ачарга, яшәргә өмете

Үлем артыннан упкынга оча.

Бәхетле, сәламәт гомеренә

Аңламыйча егет кул салды.

Дуслар белән күңел ачканда,

Ялган тормыш үзенә ул ачты.

"Сыйланып кара" - диде иптәше,

Кызыл "сәдәф" дару сузганда.

Киләчәген нигә уйламады,

Егет шул агуны алганда?!

Бирелде егет агу тәменә

Һәм уралды корыч ятьмәгә.

Хатасын да күрде, тик соң кебек...

Көрәш егет, телә яшәргә!

Чиста, якты, тыныч палатада

Аңсыз ята яшь бер ир бала.

Яшәү белән үлем көрәше

Тик чагыла сулган йөзендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев