Спорт рухы Минзәлә волейболчыларына Татарстан Беренчелегендә җиңү китерде
Ярышларда Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм районнарыннан 11 команда катнашты
Зәй шәһәрендә 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды (Б төркеме).
— Безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар үзләренең спорт рухы, җиңүгә омтылышлары һәм үҗәтлекләре бәрабәренә әлеге ярышларда матур уен күрсәттеләр. Финал матчы аеруча киеренке булды, анда алар республиканың иң көчле командаларының берсе — мамадышлылар белән очраштылар. Беренче партиядә оттырып, безнең волейболчылар икенчесендә исәпне тигезләделәр, аннары җиңеп, турнирда лаеклы 1 урынны яуладылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин.
«Юбилейный» спорт мәктәбе командасы составына (тренер-укытучылар Беспалов В.Ф., Вильданова Д. В., Ларин В. А.) ярышларда Яна Скрябина, Ева Скрябина, Дарья Калашникова, Дарья Вахрушева, Таисия Асадуллина, Диана Шәмсуллина, Эльвина Фәрдиева, Ариана Горячева, Злата Елшанская, Ульяна Лебедева керде. Команданың иң яхшы уенчысы итеп Злата Елшанская танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев