Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

Татар Мөшегесе һәм Кадрәк мәдәният йорты хезмәткәрләре «Каз өмәсе» белән таныштырдылар

Чарага Минзәлә гимназиясе һәм 3 нче урта мәктәп укучылары чакырылган иде

Тат.Мөшеге һәм Кадрәк авыллары мәдәният хезмәткәрләре Минзәлә районы мәдәни мирас йортында туган телебезне, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру максатыннан «Туган тел» көне якынлашкан көннәрдә татар халкының онытылмас хәзинәләренә багышланган чара үткәрделәр.
Чара урамда каз тәбикмәге белән үлән чәе эчүдән башланып китте. Акшарланган авыл мичендә тәмле итеп пешерелгән ризык һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар татар халкының иң киң таралган йоласы – «Каз өмәсе» турында тирән мәгълүмәт алдылар. Жыр- бию, кызыклы уеннарда балалар бик теләп катнашты, «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор коллективы солистлары башкаруында мөнәжәтләр тыңлады.
Каз каурыеннан май канаты ясау буенча мастер-класста һәркем үзенә май канаты ясады.
«Милләтебезнең гореф-гадәтләре үз кыйммәтен югалтмасын, туган телебез һәрвакыт дуслык, тынычлык, татулык теле булсын!» – дигән теләк белән балалар чарадан кәеф күтәренкелеге алып, таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев