Татарстан беренчелегендә Минзәлә йөзүчеләре призлы урыннар яулады
Ярышлар Казанда 1 май алдыннан узды.
«Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (тренерлары: Каюмов Н.Ф., Бадриев Ф.Р.) йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар (кызлар, егетләр, юниорлар һәм юниоркалар арасында йөзү буенча Россия беренчелегенә сайлап алу).
Минзәлә спортчылары призлы урыннар яуладылар. Зөләйха Нәбиева (тренеры Ф. Р. Бәдриев): 50 м дистанциядә 1 урын (баттерфляй), шулай ук 1 урын — 50 м (ирекле стиль), 1 урын 100 м дистанциядә (ирекле стиль), 2 урын — 100 м (баттерфляй) дистанцияләрдә
Әмир Зайкин (тренеры Каюмов Н.Ф.) 50 м дистанциядә (баттерфляй) 1 урынны алды.
Софья Каюмова (тренеры Каюмов Н. Ф.) 100 м дистанциядә (ирекле стильдә) 2 урынны яулады.
Кирилл Первак (тренеры Каюмов Н.Ф.) 200 м га аркада 3 урынны яулады.
Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Минзәлә, Бөгелмә, Мамадыш, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән спортчылар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев