Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Әти-әниемә терәк булырга тырышачакмын

Гайнетдинов Ринат Нурлыбаян улы Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Хәзерге вакытта Ринат Минзәлә педагогия көллиятендә гамәли информатика бүлегенең 5 курсын тәмамлый.


Хәзерге яшьләрнең күбесе шикелле күп вакытын спортка багышлый. Гер спортына бигрәк тә игътибарын юнәлткән ул. "Республика күләмендә үткәрелгән ярышларда районыбыз данын еш кына яклап чыга идем"- дип сөйли үзе Ринат.
Чыгарылыш төркемдә укуына да карамастан, Ринат биредә эшләүче "Илһам" түгәрәгенә йөрергә дә җитешә. Түгәрәктә Гөлнур Мирзанур кызы Гыйләҗетдинова куластында өченче ел иҗат итә ул. Өч ел эчендә сәхнәләштерелгән әсәрләрнең саны дистәгә җиткән. "Барысы да кызыклы, эчтәлекле һәм бик матур килеп чыкты. Яшьләрне кызыктыргыч шундый түгәрәкләр тагын оешсын иде", - дип теләп калды яшь артистыбыз. Алдагы тормышында да эштән буш вакытларын сәнгатькә бик теләп багышлар иде ул. Үзенең шундый нечкә күңелле, иҗади егет булуына карамастан, Ринат балачактан ук армия сафларында хезмәт итеп кайтырга теләгән. Көллият бетерүне көтеп тормыйча, 18 яше тулу белән ул ил каршындагы бурычын бирергә омтыла. "Армия сафларына барып кайтканыма бер дә үкенмим, киресенчә мин шат кына. Чөнки гомеремнең бер елы юкка узмады, тормыш мәктәбендә булып кайткан шикелле булдым. Хәзер тормышка бөтенләй башка караш белән карыйм", - дип сөйли ул үзе.
Ринат шулай ук бөтендөнья проблемаларына да битараф түгел. Күпчелек кешеләрне табигать ресурсларының кимеп баруы бер дә борчымый, алар әйткәндәй "Безнең гасырга җитәрлек". Ә менә яшьтәшләренең андый булмауларына сөенә ул. "Кешеләр табигать ресурларын алыштыру ысулын уйлап табырга, калдыкларны эшкәртеп, яңа чимал җитештерергә тиеш", - дип әйтеп китте үз фикерен Ринат. Бүгенге көндә аның төп максатларының берсе - педагогия көллиятен бетереп, әти-әнисенә терәк булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев